14 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Гана Россия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели
Гана Россия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында Гана–Россия сәүдә һәм элемтәләр үзәге башкарма директоры Джон Аггрей хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге стратегик характерга ия»
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» XVII халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Зур Евразия партнерлыгы: үсеш стратегиясе» сессиясе узды, анда катнашучылар Зур Евразия партнерлыгын перспектив күзаллауны формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин «КазанФорум»да: «Ясалма фәһем эшне тизләтә»
«КазанФорум» кысасында узган сессияләрнең берсендә төзелеш тармагында ясалма фәһемнән файдалану турында сөйләштеләр. Чарада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Кыргызстан белән үзара хезмәттәшлекне актив үстерүне дәвам итәбез»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангелдиев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «КазанФорум» кырларында узды.
-
Яңалыклар
Россия Финанс министрлыгы: «Ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш»
Россиядә ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш. Бу хакта Россия финанс министрлыгының финанс сәясәте департаменты директоры Алексей Яковлев «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумында әйтте.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов: «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булу – көч-куәт урыны булу дигән сүз»
Мәдәният – кешелек дөньясын берләштерә һәм үзара аңлашу мөмкинлеген тудыра торган көч. Әлеге фикер «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысасында узган Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтаенда яңгырады.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры урынбасары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.
-
Җәмгыять
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: «Корбанга чалына торган сарыкка бер яшь тулган булырга тиеш»
Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстанда 61 мал чалу мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның унҗидесе – Казанда. Киләчәктә башкала читендә махсус зур мәйданчык ачарга ниятлиләр.
-
Яңалыклар
Белгечләр бизнеста ясалма фәһем кирәклеген әйтте
«Ясалма фәһем Сәүдә-сәнәгать палатасы өчен бик авыр тема, чөнки биредә сүз беркайда да таратылырга тиеш булмаган мәгълүматны эшкәртү турында бара».
-
Яңалыклар
Янгын ике гаиләне урамда калдырды
8 май көнне Кукмара районының Югары Арбаш авылында рәттән өч өй янды. Ләлә белән Фәрхәт Ярмөхәммәтовлар һәм Гөлнур бөлән Фәнил Тәҗмиевлар гаиләләренә зур зыян килә.
-
Җәмгыять
«КазанФорум»да эшлекле хатын-кызлар трегы үз эшен башлап җибәрде
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум – 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысасында «Хатын-кыз карашы» трегы үз эшен башлады.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Бүген мәдәният, толерантлык һәм тату яшәү – тотрыклы үсеш»
Бүген мәдәният, толерантлык һәм тыныч яшәү - кыйммәтле хәзинә генә түгел, ә тотрыклы үсеш һәм чәчәк ату нигезе дә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында узган «Әмирлекләр-Россия диалогы: мәдәният, толерантлык, тыныч яшәү» сессиясендә белдерде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанның сигез паркында урам китапханәләре ачылды
Татарстан башкаласында шәһәрнең сигез иҗтимагый киңлегендә Парклар һәм скверлар дирекциясенең идеясе һәм «Кеше приюты» проекты ярдәмендә урам китапханәләре ачылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Россия Генераль Прокуратурасының панель дискуссиясендә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль Прокуратурасының «Глобальләшү чоры тәмамлану шартларында икътисадый эшчәнлек һәм технологик суверенитет иреген тәэмин итү» панель дискуссиясендә катнашты. Чара «КазанФорум» кырларында оештырылды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.